Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасында шикәр базарындагы вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә

Ел башыннан бирле әлеге продукциягә күпләп җибәрү бәяләре үзгәрешсез кала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасының төп җитештерүчеләренә җитештерелгән һәм сәүдә челтәрләренә чыгарылган һәр килограмм шикәр өчен дәүләт ярдәме күрсәтү буенча эш алып барыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, узган ел Татарстанда 49 мең га шикәр чөгендере чәчелгән, агымдагы елда 54 мең гектарга якын мәйданда чәчү планлаштырыла, бүгенге көнгә 51 мең гектардан артык чәчелгән инде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, шикәргә тотрыклы бәяләрне алга таба да саклап калуга түбәнәйтелгән пошлина ставкасы белән аны импортлауга квота, шулай ук шикәр чөгендере өчен чәчү мәйданнарын арттыру (15%ка диярлек, 1,06 млн га кадәр) ярдәм итәчәк. Шуны исәпкә алып, агымдагы елда чөгендер җитештерү 40 млн. тоннадан да ким булмаячак, бу 6 млн.тоннага якын шикәр алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу күләм эчке базар ихтыяҗларын тәэмин итү һәм күчмә запасларны булдыру өчен җитәрлек булачак.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1975954.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев