Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеменә лаек булды
Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Тантана “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында үткәрелде. Әлеге тантана барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалык механизаторы Ирек Галиев тә бар иде. Ул “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев