Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыгы ришвәт алган өчен тоткарланган

Аны алкогольгә лицензия рәсмиләштерүдә ярдәм иткәне өчен ришвәт алуда шикләнәләр.

Татарстанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе һәм Россия Федераль иминлек хезмәтенең төбәк идарәсе хезмәткәрләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыгы тоткарланган. Аны алкогольгә лицензия рәсмиләштерүдә ярдәм иткәне өчен ришвәт алуда шикләнәләр.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, агымдагы елның маенда 49 яшьлек ир-ат һәм әлегә шәхесе ачыкланмаган башка инспекция хезмәткәрләре 150 мең сум акча алган. Бу акчага алар эшмәкәргә закон тарафыннан билгеләнгән тәртипне әйләнеп үтеп, алкоголь әйләнешенә лицензия алуда булышырга вәгъдә иткән.

- Тоткарланучыга карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында суд аның өчен йорт аресты рәвешендә чик кую чарасын сайлаган, – дип яза «Татар-информ».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев