Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда кайбер урыннарда энергетик сатуны чикләргә уйлыйлар

Шул хактагы закон проектларын ТР Дәүләт Советына депутатлар Артур Габделҗанов, Марат Галиев һәм Рәгать Хөсәенов тапшырган.

Татарстанда 2026 елның 1 сентябреннән башлап тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләр, шул исәптән энергетиклар сатуны чикләргә телиләр. 

«Закон проекты нигезендә мәгариф һәм медицина эшчәнлеген, шулай ук мәдәният, физкультура һәм спорт өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кулланыла торган биналар, корылмалар, бүлмәләрдә тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләр (шул исәптән энергетиклар) сатуны тыярга тәкъдим ителә», – диелә закон проектының аңлатма язуында.

Моннан тыш, ачык чаралар үткәргән вакытта кешеләр күп җыелган урыннарда мондый эчемлекләр сатуны чикләргә тәкъдим ителә.

Бу чикләүләрне кертү тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрнең сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавы белән аңлатыла. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, аларны даими куллану йөрәк-кан тамырлары системасына зыян салырга, нерв һәм психик авыруларның кискенләшүенә китерергә мөмкин.

Икенче закон проекты белән ТР Административ хокук бозулар кодексын бу таләпләрне бозган өчен җаваплылык билгели торган маддә белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

Аерым алганда, гражданнарга – 3-5 мең, вазифаи затларга – 30-50 мең, юридик затларга 100-150 мең сум күләмендә штраф каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев