Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 240ка җитте
Хәбәрләр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 240ка җитте

Тагын өч ир-ат инфекция корбаны булды.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Республикада коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 240 ка җитте.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1939, 1950 һәм 1972 елларда туган ир-атлар корбан була..

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үтелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-01-2021/tatarstanda-koronavirustan-l-chel-r-sany-240ka-itte-5801296


Нет комментариев