Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Хәбәрләр

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

6 июльгә булган мәгълүматларга караганда, коронавирустан барлыгы 555 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән. Аларның икесе - 1938 һәм 1951 елгы ир-атлар, берсе - 1941 елгы хатын-кыз.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

6 июльгә булган мәгълүматларга караганда, коронавирустан барлыгы 555 үлем очрагы теркәлгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-07-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-ch-keshe-lg-n-5829384


Нет комментариев