Татарстанда уртача хезмәт хакы 71,4 мең сумга җиткән
2023 елның шул ук чорында ул 59,2 мең сум тәшкил иткән.
Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хаклары буенча алда бара. 2024 елның гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча республикада уртача хезмәт хакы 71,4 мең сумга җиткән. 2023 елның шул ук чорында ул 59,2 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
"Тармак дифференциациясе мәсьәләсе актуаль булып кала. Хезмәт хаклары күп тапкырлар түбәнрәк булган тармаклар да бар. Мәсәлән, күчемсез милек, кунакханә, җәмәгать туклануы. Биредә хезмәткә түләү дәрәҗәсе аена 44 мең сум тирәсе", - дип сөйләде Хезмәт министрлыгы башлыгы.
Зарипова сүзләренчә,бер тармак предприятиеләрендә хезмәт хакы бертигез булырга тиеш дигән максат куелган.
Республикада шулай ук предприятиеләр хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан да ким түләмәсен өчен эш алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев