Аларның яртысыннан артыгын табиблар тәшкил итә.
Татарстанда яшәүче 1,1 мең кеше яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка («Спутник V» вакцинасы) ясаткан. ТР сәламәтлек саклау министры Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Хәзерге вакытта барлыгы 1100 кеше вакцинация ясатты», - дип искәртте спикер.
Аларның яртысыннан артыгын (658 кеше) медицина хезмәткәрләре тәшкил итә.
Шунысын да искәртик: 28 декабрьдә Татарстанга коронавирус инфекциясенә каршы тагын өч мең доза вакцина кайтты. Республика әлеге препаратны барлыгы 5,9 мең доза алды.
Нет комментариев