Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Пиротехниканы куллану буенча чикләүләр 2022 елның 9 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

20 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3-нче класслы пиротехника җиһазларын куллану тыелачак, билгеленгән территорияләр, бенгаль утлары һәм хлопушкалар бу очракта искәрмә булып торачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Документ нигезендә, пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юллары искәрмә булып тора), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта, шулай ук күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта куллану тыела.

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус янгынга каршы режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар физик затларга — 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә (юридик затны рәсмиләштермичә) — 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр артачак, дип искәртә.

Янгынга каршы махсус режим 2022 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-12-2021/tatarstanda-20-dekabrd-n-yangynga-karshy-mahsus-rezhim-kertel-5844820

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев