Татарстаннан 124 бала Мәскәүдәге Кремль чыршы бәйрәменә барачак
Аларны 12 зур кеше озата барачак.
Татарстаннан 124 бала Мәскәү Дәүләт Кремль сараена Кремль чыршы бәйрәмендә катнашачак. Аларны 12 зур кеше озата барачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Яңа ел чараларына әзерлек бара. Оештыручыларга бәйрәмнәр уздырылачак биналарны әзерләү өчен барлык кирәкле киңәшләр бирелде», - дип билгеләде спикер.
Исегезгә төшерик, Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе карары нигезендә Кремль һәм республика чыршы бәйрәмнәрендә профилактик прививкаларның тулы курсын ясаткан балалар гына катнаша ала, – дип яза «Татар-информ» үз сайтында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев