Бүген Татарстаннан хәрби эшелон Ерак Көнчыгышка юл тотачак.
Хәрби бурычларын үтәргә республиканың 200 кешесе китә. Юл бер атнага якын дәвам итәчәк. Булачак солдатларны вагон-ресторанда өч тапкыр ашатачаклар, өстәл уеннары, матур әдәбият, шулай ук газета-журналлар өләшәчәкләр.
Егетләр туганнары белән перронда саубуллашачаклар. Татарстаннан китүчеләргә илнең башка төбәкләреннән тагын биш йөзгә якын егет кушылачак.
Нет комментариев