Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Голикова ковид-сертификат биреләчәк очракларны әйтте

Уңай ПЦР-тест һәм антитәнчекләр булу турындагы мәгълүматлар туры килгән очракта гражданинга коронавирус инфекциясен кичерүен раслаган документ биреләчәк.

Антитәнчекләре һәм ПЦР-тестлары уңай булган россиялеләргә коронавирус инфекциясен кичерү турындагы сертификатны — бер елга, антитәнчекләре булып та, ПЦР-тестлары булмаган гражданнарга ярты елга бирәчәкләр, дип белдерде вице-премьер Татьяна Голикова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк Дәүләт Думасында ясаган чыгышында ул ПЦР-тестлары уңай булган кешеләргә 2021 елның 1 гыйнварыннан соң коронавирус инфекциясен кичерүен раслый торган документ бирү өчен антитәнчекләргә анализ тапшырырга тәкъдим итәчәкләре хакында искәрткән иде.

«Уңай ПЦР-тест һәм антитәнчекләрнең булуы турындагы мәгълүматлар туры килгән очракта гражданинга коронавирус инфекциясен кичерүен раслаган документ биреләчәк. Бу документның гамәлдә булу вакыты — бер ел», — диде Голикова.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, ПЦР-тест тапшырмаган, медицина оешмаларына килмәгән, әмма антитәнчекләрнең булуы хакында белгән гражданнар да бар — димәк, алар коронавирус белән авырган.

«Әлеге гражданнарга да антитәнчекләргә тест тапшырырга тәкъдим ителәчәк һәм ярты ел гамәлдә булу шарты белән коронавирус инфекциясен кичерү турында документ рәсмиләштереләчәк», — дип ачыклык кертте Голикова.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/13-12-2021/tatyana-golikova-kovid-sertifikat-birel-ch-k-ochraklarny-ytte-5845029

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев