Томан һәм бозлавык көтелә
22 октябрьдән 23 октябрьгә каршы төндә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк.
Җомга көнне Татарстанда томан һәм юлларның аерым урыннарында бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә урыны белән кар явачак. Һава температурасы -5 градус тәшкил итәчәк.
Көндез явым-төшем күзәтелми, җил тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. 5 градуска кадәр җылылык фаразлана.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/22-10-2020/tatarstanda-toman-m-bozlavyk-k-tel-5780600
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев