Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Туфрагында тарих, җанында моң гөрләгән Олы Бәрәзә: заманнарны бәйләгән алтын җепләр

25 июль көнне Әтнәбезнең гүзәл почмагында, 706 еллык тамырлары белән тарих тирәнлегенә сыенган Олы Бәрәзә авылында күңелләрне тибрәндергән, изге һәм затлы тантана – Авыл көне гөрләде.

Бу чара гади бер бәйрәм генә түгел, ә бишек җырлары аша күңелгә сеңгән туган җир олылыгын яңадан яңарту, таралган якташларны бер ояга туплау һәм буыннар арасындагы дуслык-бердәмлек җепләрен ныгыту бәйрәме булды. 
Чараның максаты исә – Бәрәзә туфрагының данлы үткәнен һәм бүгенге якты тормышын киләчәк буыннарга мирас итеп калдыру, ягъни авылның тарихи асылын аерым бер тасма битләренә мәңгеләштерү иде. 

Хәтер җепләре хәрәкәтле тасмада кала

Олы Бәрәзә елъязмасына алтын хәрефләр белән язылачак бу тарихи фильмны төшерү өчен авылга танылган режиссер, халыкның яраткан «Юлчы» тапшыруы авторы Альберт Шакиров чакырылды. Онытылмас һәр мизгелне, туган җир дип өзелүче йөрәкләрнең тибешен ул үз күзлегеннән мөһерләп кенә калмады, авылның аксакаллары – акыллы картларыннан, ак әбиләреннән күңел җәүһәрләрен алучы эчтәлекле әңгәмәләр дә теркәде. Тиздән авылдашларыбыз, якташларыбыз туган авылның рухи байлыгын чагылдырган бу зур хезмәтне бөек горурлык белән тамаша кылачак. 
Күңел кылларын кагып узган моңлы бәйрәм. Өч сәгатьтән артыкка сузылган тантана җыр-моңга сусаган күңелләр өчен чын бер рухи азык, нурлы бәйрәм булды. Олы Бәрәзә илен моң дөньясына күмеп, чараны мәдәният йорты каршында кабынган «Сүнмәс йолдызлар» вокал ансамбле ачып җибәрде. Авылыбызның моңлы, күркәм сандугачлары – Тәнзилә Җәләлиева, Гөлнара Яруллина һәм үзенең назлы тавышы белән мәйданны сокландырган Гөлназ Хәкимованың җырлары тамашачыларның күңел кылларын кагып, хисләр дөньясына алып кереп китте. Мәйданга аерым бер ир-ат дәрте, батырлык бөркеп чыккан иҗат ияләре – киң тавышлы, таланты белән сокландырган Айдар Мөхәмәтгалиев һәм һәр җырын йөрәк аша үткәрүче Яхья Сабировның чыгышлары бәйрәмгә үзенчәлекле затлылык һәм зур куәт өстәде. Авылыбызның йөз аклыгы, милли рухыбызның терәге булган гармунчылар ансамбле дә мәйданның төп яме иде. Бу ансамбльнең җаны, чараның чын мәгънәсендә тиңдәшсез бизәге булган мәшһүр гармунчы Габделнур Галимовның бармак очларыннан түгелгән дәртле татар көйләре һәркемне хатирәләр урамына алып кайтты. Шул ук вакытта Бәрәзә мәктәбенең яшь йөрәкле «Нур» курай ансамбле дә чыгыш ясап, татарның милли асылын, курай моңын биеклеккә күтәрде. Милли уеннарыбыз, очынып биегән татар биюләре картны да, яшьне дә бербөтен итеп берләштерде. 

Нәсел җылысы һәм иманлы нәселләр

Бу бәйрәмдә гаилә, нәсел кыйммәтләренә, Изге Раббыбыздан килгән иман нурларына зур урын бирелде. Хөснетдиновлар нәселенең тальян моңнарыдай затлы «Гөлзәлия» квартеты, Гайнетдиновлар нәселеннән – Кәрим, Резеда һәм Радик Гайнетдиновлар, шулай ук Радик һәм Айгөл Хөснетдиновлар гаиләләре үзләренең нәсел бердәмлеген сәхнә түреннән күрсәттеләр. Мәйдан уртасында пар канатлылык үрнәге, гаилә җылылыгын тирә-якка таратып, якты пар йолдыз булып, чыгыш ясаган затлы пар – Илүзә һәм Айдар  Мөхәмәтҗановларны да халык чиксез алкышларга күмде. Борын-борыннан Аллаһ исеме белән яшәгән бу изге туфракта бүген дә иман нуры сүнми. Авылдашларга күркәм вәгазьләре белән җан азыгы биргән Рәис хәзрәт котлады. Дин тәрбиясенең яшь буында дәвам итүе – нәни кызларыбызның мәйдан уртасында саф күңел белән дога укуларында исбатланды. Иманлы балалар үсүе – авылның киләчәге якты булуына зур бер ишарә бит ул! 

Хөрмәтләүнең олы үрнәге

Авыл җирлеге башлыгы  Аида Фатыйхова һәркемгә җылы котлау сүзләрен ирештерде. Ул матур итеп бергә 50 ел гомер иткән үрнәк гаиләләрне котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шул ук көнне авылыбызның рухи йөрәге булган Рәис хәз­рәтнең дә туган көне иде. Җир­лек башлыгы һәм авылдашлары аңа чиксез рәхмәтләрен җиткереп, җылы сүзләр һәм бүләкләр тапшырды. 

Ил уллары һәм кызларының фидакарьлеге

Бу соклангыч бәйрәмнең җылы рухы, камил оештырылышы, күркәм концерт номерлары турыдан-туры киң күңелле, һөнәренә гашыйк мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Хәкимованың армый-талмый куйган зур көче һәм оештыру сәләте нәтиҗәсе. Бәйрәмнең һәр җырын, һәр чыгышын җентекләп барлаучы, җырчылар һәм гармунчыларны бер мәйданга туплап, алар белән сөйләшүләр алып баручы чын сәнгать терәге булды ул. Ә бу зур тарихи эшнең, фильм төшерү идеясенең йөрәге булып, режиссёр белән элемтәгә керүче һәм зур матди җаваплылыкны үз өстенә алучы шәхес – яшь кызыбыз Гөлия Хәкимова иде. Ул яшь кенә булуына карамастан, туган авылын өзелеп яратучы, аның тарихын кадерләүче затлы кыз. Фильм төшерү өчен иганәчеләр эзләү, финанс чыгымнарының авырлыгын да Гөлия тулысынча үз иңнәренә алды. Лилия Билал кызының һөнәри осталыгы һәм Гөлия Равил кызының фидакарьлеге бергә кушылып, туган җиргә булган чиксез мәхәббәтнең күркәм бер үрнәге булып Олы Бәрәзә тарихына кереп калачак. Олы Бәрәзәдә җаннарга яктылык өстәгән бу тантана авылдашлар хәтерендә үзе бер зур ядкәр булып яшәр. Авыл халкы оештыручыларга, матди һәм рухи ярдәм кулы сузган һәрбер шәхескә чиксез ихтирамын белдерә. Олы Бәрәзәбезнең җылысы сүнмәсен, авылдашларның бердәмлеге, нәселләр тамыры һәрчак нык булсын.
Гөлшат Сәмигуллина,   Олы Бәрәзә авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев