Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган көнең белән, Фәридә!

Бүген, 11 июнь көнне хезмәттәшебез ФИЛАТОВА ФӘРИДӘ ФАЯЗ КЫЗЫ үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Тормышта яшьтән үк үз алдына максат куеп, канатларын талдырмый, алга, бары тик алга баручылар гына үрләрнең биеген яулап яши. Андыйларга эчкерсезлек, кешелеклелек, мөлаемлылык сыйфатлары хас. Бүген үзенең юбилеен билгеләп үтүче Фәридәбез дә шундыйлардан. Хөрмәтле хезмәттәшебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар, оныклар игелегендә, тигезлек белән яшәвеңне телибез.

Хатын-кызга яшь бирмиләр,

Чәчкә бүләк итәләр,

Чәчкә кебек гомер юллап,

Ихлас теләк әйтәләр.

Бүген бәйрәм. Күңелең һич

Бәйрәмнән өзелмәсен.

Тән картая, жан картаймый –

Дәртләрең сүрелмәсен.

Тәгәрәп гомер йомгагы

Менсен биек үрләргә.

Һәм котларга язсын

Сине Йөз илле яшь белән дә!

Ихтирам белән «Әтнә таңы» коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик куркэм вакытлары икэн! Алдагы гомерлэре шулай матур утсен иде.