Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Үлчәүдән качкан өчен фура хуҗаларына 600 мең сумга кадәр штраф яный

Россиядә 2025 елның 18 июленнән автомобиль юлларында авырлык контроленнән тайпылган өчен җаваплылыкны көчәйтә торган яңа нормалар үз көченә керде.

Үзгәрешләр 7 июльдәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон белән беркетелгән һәм административ хокук бозулар турында кодекска (РФ КоАП) төзәтмәләр кертәләр.

Хәзер үлчәүдән баш тарткан, авырлык габаритлы контрольнең автоматик пунктлары таләпләрен санга сукмаган, шулай ук контроль зоналары аша узу кагыйдәләрен бозган өчен транспорт чарасы хуҗасына 600 мең сумга кадәр штраф яный. Чит ил ташучыларына шундый ук хокук бозулар өчен шундый ук күләмдә административ җәза билгеләнә.

Санкцияләрнең катгыйлануына хокук бозулар санының кискен артуы сәбәп булды: Татарстанда, мәсәлән, үлчәүдән тайпылучы зур йөк машиналары өлеше 2025 елның беренче яртыеллыгында 84% ка җиткән (чагыштыру өчен — 2024 елның шул ук чорында 68%). Артык йөкләнеш юл өслегенең һәм күперләрнең тотып торучы конструкцияләренең җимерелүенә сәбәп була, бу исә аварияләр саны артуга һәм күп миллиардлы чыгымнарга китерә.

 РФ Хисап палатасы бәяләвенчә, нормадан тыш йөкләнешләрдән еллык зыян 2,5 трлн сумнан артып китә — бөтен юл тармагын тотуга гомуми бюджет белән чагыштырырлык.

Моннан тыш, яңа төзәтмәләр кысаларында мондый хокук бозулар өчен җаваплылыкка тарту вакыты ике айдан бер елга кадәр озайтылды. Бу бигрәк тә транспорт чарасы аренда килешүләре буенча кулланылган очракта актуаль — хәзер хокук бозучыны билгеләү җиңелрәк булачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев