Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Утырган ботакка балта чапкан

Тиз генә акча эшләү теләге һәрвакытта диярлек бик начар бетә.

Шуны аңлап бетермиләрме, әллә акчалы булу теләге куркудан көчлерәкме – караклык юлы белән баерга теләүчеләр һаман килеп чыгып тора. Металл тапшыру пунктында төрле эшләрдә йөрүче бер райондашыбызга да әнә шул уй тынгылык бирми. Металл бит менә, якында гына, төяп алып кит тә, илтеп сат. Аек баштан бераз куркынычрак була ахры, ә менә “салып алгач” курку кача. Үзенең «гражданский» хатынын да алып, бу иптәш үзе эшләгән металл тапшыру пунктына бара. Шунда торган “Газель” машинасына металл төяп, юлга чыгып та китәләр. Тик бик ерак кына китә алмыйлар. Исерек йөртүче тиешле тизлекне саклый алмый, рульне югалта һәм дамба астына “оча”. Полиция хезмәткәрләре шунда тоткарлый да аны. Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров сүзләренә караганда, әлеге затка карата спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган өчен протокол төзелә, ә караклык очрагы буенча җинаять эше ачыла. “Җинаятькә барганчы ахырын уйлап бетерегез, бик начар тәмамланырга мөмкин”, – ди ул. Шулай ук соңгы вакытта Татарстанда мошенниклык очраклары артуы хакында да билгеләп уза. “Банктан” дип шалтыратуларга зинһар ышана күрмәгез, шунда ук телефонны өзеп куегыз”, – дип кисәтә Марат Әмиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев