Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уйлап эш итегез!

“Ашыгыч ярдәм”, янгын сүндерү яки полиция хезмәткәрләренең вакытында килүе аларны көтеп торган һәркем өчен бик мөһим.

Һәр гражданин белгән иң әһәмиятле телефон номерларының берсе – 02. Әмма кайвакытта бу номер шаяру коралы булып тора. Ә хулиганлык кылу максатыннан чыгып полиция чакырту – закон тарафыннан җәзага тарту белән яный.

Полицияне ялган чакырту административ яки җинаять җаваплылыгына тартуны күздә тота. Шул ук вакытта “белә торып ялган шалтырату” яки “ялгышып шалтырату” икесе ике нәрсә.

Һәр ике очракта да полициягә кергән хәбәр теркәлү уза һәм аның буенча тикшерү үткәрелә. Тикшерү барышында алдан белеп шалтырату очрагы расланса, шалтыратучы гражданин җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Махсус хезмәт диспетчерына вакыйга урынына китертү максатында белә торып ялган мәгълүмат бирү җинаятьчел гамәлгә санала. Әлеге закон бозу белеп, еш кына хулиганлык кылу максатында башкарыла. Бу очракта гражданин үз гамәленең законга каршы булуын һәм ахыры начар булачагын белеп кыла.

Сәбәпсез, яки шаярып, яисә күршеләргә, танышларга үч итеп махсус хезмәтләр чакыртасыз икән – җавап бирергә кирәк булачагы турында онытмагыз.

Мондый закон бозу Россия Федерациясенең “Ялган юл белән махсус хезмәтләр чакырту” административ хокук бозулар турындагы Кодексның 19.13 маддәсе нигезендә 1 мең сумнан алып 1,5 мең сумга кадәр административ штрафка тартуны күздә тота. Әгәр әлеге закон бозу 16 яшькә кадәр булучы тарафыннан башкарыла икән, бу очракта аның өчен әти-әниләр җаваплылыкка тартыла.

Агымдагы елда 19.13 маддәсе буенча Әтнә районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 20 административ протокол төзелгән, ялган шалтыратучылар ачыкланып, җаваплылыкка тартылган.

Әгәр дә ялган шалтырату белән беррәттән террористик акт турында да хәбәр ителсә, бу гражданин Җинаятьләр кодексының”Терроризм акты турында ялган хәбәр тарату” турындагы 207 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартыла. Бу очракта инде 500 меңгә кадәр штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яисә мәҗбүри эшләргә тарту яный.

Әгәр террористик акт турындагы ялган хәбәр социаль инфракструктура обьектлары – сәламәтлек саклау, белем бирү, мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренә кагылса, бу очракта закон бозучыга 700 мең сумга кадәр штраф яки өч елдан алып биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Заманча технологияләр тиз арада ялган шалтыратучының кайда икәнлеген ачыклап , аңа карата тиешле чаралар күрү мөмкинлеген бирә.

Игътибарлы булыгыз, уйлап эш итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев