Узган төндә Россия төбәкләре территориясендә 75 БПЛА бәреп төшерелгән
Хәбәрләр

Узган төндә Россия төбәкләре территориясендә 75 БПЛА бәреп төшерелгән

Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 24 БПЛА Краснодар краенда, 23 – Кырым территориясендә, 6 – Кара диңгез өстендә, 5 – Белгород өлкәсендә юк ителгән.

Тагын 4 дрон Әстерхан өлкәсендә, 3 Курск өлкәсе һәм Азов диңгезе өстендә, 2шәр Воронеж һәм Брянск өлкәләрендә, берәр Ростов, Тамбов һәм Волгоград өлкәләре территориясендә бәреп төшерелгән.

Татар-информ


Нет комментариев