Узган төндә Татарстанда пилотсыз очкыч юк ителгән
Хәбәрләр

Узган төндә Татарстанда пилотсыз очкыч юк ителгән

26 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда дошманның пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.

Моннан тыш, пилотсыз очкычлар Самара, Ульяновск, Тула, Мәскәү һәм башка өлкәләрдә, шулай ук Башкортстан, Кырым республикалары, Краснодар крае, Кара һәм Азов диңгезләре акваториясендә юк ителгән.

Россиядә бер төн эчендә Украинаның барлыгы 343 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән.

 


Нет комментариев