Халык әйтсә, хак әйтә
Сынамышлар.
* Сентябрьдә көннәр коры һәм җылы торса, кыш соңрак килер.
* Әбиләр чуагында пәрәвез очса, көз — кояшлы, ә кыш салкын булыр.
* Имән чикләвеге күп булса, Рождество алдыннан кар күп явар.
* Агач яфраклары тиз коелып бетсә, кыш суык булыр, ә озак коелса — салкыннар да, кыш та озакка сузылыр.
* Беренче булып, каен агачының өске ботакларындагы яфраклар саргая башласа, яз иртә килер, ә башта аскы ботакларындагы яфраклар саргайса, яз соңарыр.
* Торналар бик биектә, ашыкмыйча һәм тавыш биреп очса, көз яхшы булыр.
* Көз башында чык күп төшсә, киләсе елда уңыш мул булыр.
* Сентябрь аеның җиргә яткан томаны — яхшы көннәргә.
* Сентябрьдә өйдә үрмәкүч күп булса — кисәк кенә суытуга.
* Сентябрьдә яңгыр күп яуса, яз озакка сузылыр.
* Тузганак чәчәк атса, көз җылы һәм озак булыр.
* Сибәләп торган яңгыр — октябрьнең явымлы булуына.
* Сентябрьнең кыл уртасында көне буе яңгыр койса, октябрь юеш һәм салкын булыр.
* Урманда кызыл миләш күп булса, көзен көннәр — яңгырлы, ә аз булса, коры торыр.
* Сентябрь азагында урманда гөмбә күп булса, кышын кар күп явар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев