Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Хәрби комиссариатка яшәү урынын алыштыру турында хәбәр итмәгән өчен штраф яный

Закон 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин яшәү урыныннан өч айдан артык вакытка чыгып китү турында хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен җаваплылыкка тарту тәртибен ачыклаучы законга кул куйды. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Элек әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык бары тик чакыру кампаниясе уздырылган чорда гына кулланыла иде. Әмма ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыру чаралары үткәрү турында карар кабул ителгәч, гамәлдәге норманы төгәлләштерү зарурлыгы туды.

Кул куелган закон Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 21.5 маддәсенә үзгәрешләр кертә. Аерым алганда, маддәнең 4нче өлешеннән «чакыру уздырылган чорда» дигән формулировка төшереп калдырыла. Бу исә яшәү урынын алыштыру яки өч айдан артык вакытка чыгып китү турында хәрби комиссариатка хәбәр итү бурычы ел әйләнәсендә гамәлдә булачак, ә аны бозган өчен җаваплылык та ел буе кулланылачак дигәнне аңлата.

Өч айдан артык вакытка чыгып китү турында хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен штраф күләме элеккечә кала һәм 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев