Хөрмәтле ир-егетләребез! Бәйрәм белән сезне!
Ватанны саклаучылар, дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез.
Ватан — ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар, дип сезгә, кадерле ир-атларыбызга дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерле төшенчәләр — туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык! Шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, Ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә исән-сау кайтуларын телибез.
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
Ихтирам белән «Әтнә таңы» газетасы коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев