Яңа туган сабыйларга кушылган иң популяр исемнәр билгеле
Хәбәрләр

Яңа туган сабыйларга кушылган иң популяр исемнәр билгеле

Соңгы сигез елда беренче тапкыр Кәрим һәм Ясминә иң популяр исемнәр өчлегеннән төшеп калган.

2021 елда Казанда әти-әниләр балаларына күбесенчә Әмир һәм Әминә исемнәрен кушкан.

Казан шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) башлыгы Римма Миңнуллина эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, соңгы 8 елда беренче тапкыр Кәрим һәм Ясминә иң популяр исемнәр өчлегеннән төшеп калган.

«Шул рәвешле, малайлар арасында Әмир исеме лидер булып тора. Популярлык ягыннан икенче урында — Тимур, өченчедә — Марк. Кызлар арасында Әминә исемен күп кушалар, икенче урында — Амелия, өченчедә — София», — диде докладчы.

Ул шулай ук Казанда 2021 елда теркәлгән иң кызыклы балалар исемнәрен атады.

«Алар — Август, Грант, Кубаныч, Афифа, Рассвет һәм Мадонна», — дип сүзен төгәлләде Римма Миңнуллина. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/17-01-2022/byltyr-kazanda-ya-a-tugan-sabyylarga-kushylgan-i-populyar-isemn-r-bilgele-5847354


Нет комментариев