Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җылы жәйләрне көтә

Иске Мәңгәр авылыннан Хиндия апа Хөснетдиновага 90 яшь тулды.

1933 елда Күшәр авылында куп балалы гаиләдә дөньяга килгән ул. Шул чорның ботен авырлыгын уз җилкәсендә татыган кеше Хиндия апа. Гомерен күмәк хуҗалыкка хезмәткә багышлаган. Тормыш иптәше Мөнир белән дурт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Хиндия апа улы Дамир гаиләсендә иң кадерле кеше. Булганына риза булып, арты гына өмет итми, сабыр гына гомер йомгагын сүтә ул. Тормышыннан ихлас кәнәгать, туар һәр танга куанып яши.

"Чуп утар идем", - дип җылы җәйләрне көтә.

Дөрестән дә, бакчада бер чүп тотмый, ди аның хакында күршеләре Кафия апа да. Җәйләре дә, көзләре дә, кыш белән язлары да алда булсын! Исән генә бул, син якыннарына бик кирәк, Хиндия апа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев