Балалар Россиянең дәүләт символларын өйрәнделәр
Хисләрем туган телдә

Балалар Россиянең дәүләт символларын өйрәнделәр

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, ул тирән мәгънәгә ия, безне бердәм булырга, ата – бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Шушы бәйрәм алдыннан ​ зурлар (2) төркемендә тематик эшчәнлекләр узды. Балаларга күптәнге вакыйгалар, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен берләшкән ата – бабаларыбызның батырлыклары турында презентация тәкъдим ителде.Россиянең дәүләт символлары: флаг, герб, гимн турында белемнәрен ныгыттылар. Музыка эшчәнлегендә милли киемнәрдә биюләр башкардылар, татар һәм рус халык уеннарын теләп уйнадылар. Балалар кечкенәдән бер – берсен хөрмәт итергә, сакларга, тату булырга кирәклегенә инандылар.


Нет комментариев