Быел татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада чит илләр өчен онлайн узачак
Хисләрем туган телдә

Быел татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада чит илләр өчен онлайн узачак

Барлыгы өч Гран-при иясе ачыкланачак: Татарстан, Россия төбәгеннән һәм чит илдән.

Быел татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада апрельдә узачак.

«Укучылар 15 — 28 февральгә кадәр порталда теркәлеп, 12 мартта КФУ порталында дистанцион тест үтәргә тиеш була. Олимпиадада Татарстанда һәм Россия төбәкләреннән 8 — 11 сыйныф укучылары (татар теле укытыла торган мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре), татар филологиясе студентлары һәм филолог булмаган студентлар катнаша ала», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гөлия Мусина.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән катнашып, финалга үткән укучылар Казанга киләчәк. «Чит илләрдән катнашучылар онлайн форматта сынау үтәчәк», — дип сөйләде ул.

«Йомгаклау һәм бүләкләү этапларын апрель ахырында үткәрергә ниятлибез. Барлыгы өч Гран-при иясе ачыкланачак: Татарстан, Россия төбәгеннән һәм чит илдән. Татарстаннан — республика олимпиадасында җиңгән балалар, Россиядән төбәкара олимпиадада җиңгән балалар катнаша. Студентлар онлайн-тест үтәчәк һәм тел галимнәре белән белемнәрен тикшерәчәкбез.Чит ил катнашучылары белән дә шулай ук», — диде Гөлия Мусина.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/08-02-2021/byel-tatar-tele-m-d-biyatynnan-viii-halykara-olimpiada-chit-ill-r-chen-onlayn-uzachak-5804872


Нет комментариев