Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәрби хезмәт

Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр

Закон проекты хупланган очракта яңа нормалар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

2025 елның 22 июлендә РФ Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру кампаниясенә күчүне күздә тоткан закон проекты кертелде. Закон чыгаручылар төркеме тарафыннан эшләнгән инициатива Кораллы Көчләрне комплектлауны оптимальләштерүгә һәм мобилизацион әзерлекне арттыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Гамәлдәге законнар нигезендә, хәзер армиягә чакыру елга ике тапкыр яз һәм көз көннәрендә үткәрелә. Яңа проект билгеләнгән срокларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә, военкоматларга егетләрне бертуктаусыз җыю үткәрергә мөмкинлек бирә. Әмма кайбер категория гражданнар өчен армия хезмәтенә җибәрүнең билгеле бер чорлары сакланачак. Мәсәлән, чәчү һәм уру белән шөгыльләнүче аграрийлар – 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр, педагоглар – 1 майдан 15 июльгә кадәр, ә Ерак Төньякта яшәүчеләр 1 майдан 15 июльгә кадәр яисә 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр хәрби хезмәткә алыначак.

Инициатива авторлары ассызыклаганча, гомуми хезмәт срогы күпчелек призывниклар өчен 12 ай калачак. Шулай ук ташламалы категорияләр өчен гамәлдәге кичектерүләр һәм азат ителүләр сакланачак.

 Закон проекты РФ Президенты тарафыннан хупланган һәм имзаланган очракта яңа нормалар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Экспертлар реформаны төбәк һәм һөнәри үзенчәлекләрне исәпкә алып, якын килү зарурлыгы белән бәйли. Документ Дәүләт Думасы тарафыннан 2025 елның көзендә үк беренче укылышта каралыр дип көтелә.

РФ Оборона министрлыгына хәрби хезмәткә чакыруны оештыруның яңа механизмын эшләргә кирәк булачак, шул исәптән хәрби комиссариатларның эшен өзлексез графикка яраклаштыруны да кертеп. Ведомствода үзгәрешләр хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм чакырылыш комиссияләренә йөкләнешне арттырмыйча гаскәрләрдә комплектсызлыкны нәтиҗәлерәк тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышаналар.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев