Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Карак тоткарланды

Урлау очраклары районыбызда әледән-әле күзәтелеп тора.

Район үзәгендә урнашкан металл җыю пунктына төнлә белән, законсыз рәвештә кереп, берничә дистә килограмм төсле металл урлап чыгалар.

Әмма кырын эш кырык елдан соң да беленә дигәндәй, каракның эзенә тиз төшәләр. 

- Тикшерү барышында караклык очрагы буенча гаепләнүче ачыкланды.  Материаллар әзер булуга, эш судка җибәреләчәк, - ди Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Әмиров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев