Ел башлана гына, инде ничәнче юл һәлакәте.
Юлларда игътибарлырак булыйк әле, машина йөртүчеләр, дип әйтәсе килә. Әлерәк кенә Олы Әтнәнең әйләнгеч юлы белән Кече Әтнә юлы кисешкән чатта чираттагы авария булды.
- Ел башындагы беренче юл һәлакәтенә бик охшаш, сәбәбе дә шул, юл билгесенә игътибар итмәү, юл бирмәү. Бер машина - Питрәчнеке, берсе- Әтнәнеке. Тән җәрәхәте алучы бар, машиналар икесе дә йөрерлек хәлдә түгел, - ди Әтнә эчке эшләр бүлегенең, юл хәрәкәте иминлеген саклау бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев.
- Ярдәм күрсәттек, больницага ятудан "отказ" бирделәр, җәрәхәте артык куркыныч түгел иде, - диделәр "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә.
Кеше ялгышында сабак алырга өйрәник әле! Имин юллар телибез.
Айнур Ямалиев фотолары
Нет комментариев