Татарстанда икенче ел рәттән үлем аварияләре саны арта. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында республика премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, ун ел рәттән юлларда һәлак булучылар санын киметүгә ирешелгән, әмма соңгы ике елда бу тенденция бозылган.
"Соңгы ике елда нәрсә булды?"- дип сорады Гафаров.
Аның сүзләренчә, быелгы вәзгыять борчулы булып кала. Төп сәбәп итеп вице-премьер җаваплы ведомстволарның оештыру җитешсезлекләрен атады.
"Безгә бюджет акчалары һәм финанс ресурслары җитми дип әйтеп булмый. Акча планында-тәэмин ителгән. Әмма оешкан эш җитми", - дип ассызыклады Шамил Гафаров.
Нет комментариев