Тәрәзә туңмасын өчен
Тәрәзәгез бозланып җәфа чигәсезме?
Ник бозланамы? Бүлмәдәге җылы һавада су парлары бик күп була. Шул һава салкын тәрәзәгә тигәч, пар бизәк булып тәрәзәгә ката.
Тәрәзә туңмасын өчен, эчке рам ярыкларын бик яхшылап томаларга кирәк. рам араларына дым сеңдерә торган әйберләр дә - активлаштырылган күмер, коры тоз яки сусыз хлорлы кальций салынган стакан куярга мөмкин. Кыш җылы булганда тагын да гадирәк әмәл бар: ТЫШКЫ ФОРТОЧКАНЫ АЗ ГЫНА АЧЫК КАЛДЫРАСЫҢ да,эчкесен нык итеп ябасың.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев