Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Көчле магнит давылы көтелә

Бу көннәрдә табиблар күбрәк саф һавада булырга, авыр эш эшләмәскә һәм җитәрлек күләмдә су эчәргә киңәш итә.

Бүген, 10 октябрьдә, кояш баегач җирдә 10 баллы шкала буенча 8 баллы көчле магнит давылы башланачак. Аның тәэсире җомга ахырына кадәр үзен сиздерәчәк, аннары 8дән 6 баллга кадәр кимиячәк. Ял көннәрендә магнит давылының көче басылачак һәм акрынлап  тукталачак.

Әлеге магнит давылы быелның иң көчле һәм иң дәвамлысы, ди белгечләр. Бу көннәрдә метеобәйле кешеләрнең башлары авыртырга һәм кан басымнары уйнарга мөмкин. Шуңа күрә табиблар күбрәк саф һавада булырга, авыр эш эшләмәскә һәм җитәрлек күләмдә су эчәргә киңәш итә.

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев