Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Җылыту сезоны башлана

Ягу сезоны башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирә торган генераторлар һәм башка җылылык бирү приборлары тикшерелгән һәм тө­зекләндерелгән булырга тиеш.

Төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану катгый тыела. Ягу җайланмалары билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килгән, мич авызы каршына 0,5х0,7 метр зурлыгындагы калай урнаштырылган булырга тиеш. Төтен чыгу юлын ягу сезоны башланыр алдыннан утырган корымнан арындырырга кирәк. Шулай ук ягу чоры дәвамында кимендә 2 айга 1 тапкыр шушы эшне башкару зарур. Янып торган мичне караучысыз калдырырга, шулай ук күзәтүне балаларга йөкләү катгый тыела. Мичне ягып җибәрер өчен тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмаска киңәш итәбез.

Газ ягулыгы белән янучы мичләрнең саклагыч җиһазлары төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Төзек булмаган газ җиһазларын куллану тыела, чөнки бу очракта газ чыгу куркынычы яный. Бүлмәдә газ исе сизелсә, шырпы яндырырга, электр җиһазларын кабызырга һәм сүндерергә ярамый.

Көнкүрештә электр приборларын куллануга аеруча игътибар итәргә кирәк. Төзек булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз. Электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Үзегезне һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз!

Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк!

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев