Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәхетле гаилә яши Бәрәскәдә

Бүген Халыкара гаилә көне. Әлеге бәйрәм көн 1993 елны БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән игълан ителде.

Гаилә, җәмгыятьнең төп элементы буларак, кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятне һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклый; тотрыклылык һәм үсеш факторы булып тора. Гаилә ярдәме белән дәүләт тә ныгый һәм үсә, халыкның байлыгы арта. Бу көнне билгеләү ил җәмәгатьчелегенең игътибарын гаиләнең күпсанлы проблемаларына юнәлтү максатын куя.

Бу уңайдан авыл җирендә эшләп, бик күпләр көнләшерлек итеп Бәрәскәдә яшәүче Хәйруллиннар гаиләсен телгә алыйк.

Гаилә башлыгы Әнәс Хәйруллин – данлыклы Ленин исемендәге нәселле завод җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында баш агроном вазифаларын башкара. Үзегез дә беләсез, күмәк хуҗалык иген уңышы җыеп алуда алдынгыларның берсе. Ә биредә баш агрономның роле зур.

Тормыш иптәше Алсу Хәйруллина – Бәрәскә авыл китапханәсендә эшли. Әйтергә кирәк, үз эшенең остасы ул. Хезмәттәшләре генә түгел, авыл халкы да хөрмәт итә аны.

Балаларын аерым телгә алырлык. Бу очракта олысы Айзат иҗади-мәдәни яктан зур уңышларга иреште. Төрле конкурсларда җиңеп килә, тырыш егет бүгенге көндә театраль училищеда укый. Уртанчылары – Ислам техникумда укып белем алырга җыена. Әлегә төпчекләре – Фаяз балалар мбакчасына йөри, быел мәктәпкә укырга керә. Яшь гаилә тиздән тагын бер балага артачак, шөкер. Дүртенчене көтәләр.

Алар өчен ихлас куанып, тазалык-саулык белән, бәхетле яшәүләрен теләп калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев