“Җиңү диктанты” яздылар
Көн темасы

“Җиңү диктанты” яздылар

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган Бөтенроссия тарихи диктантын язу илебезнең барлык төбәкләрендә һәм чит өлкәләрдә дә узды.

 Әлеге чараның төп максаты – киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә тарту, яшьләр арасында тарихи белемне арттыру, патриотик тәрбия.

 “Җиңү диктанты” акциясен оештыручылар – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе, Россия тарихи җәмәгатьчелеге, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгать хәрәкәте һәм хәрби- тарихи оешмалары һәм башкалар.Олы Әтнәдә “Җиңү диктанты”на барлыгы 100 кеше кушылды.


Нет комментариев