Кышкы яллар артык күп түгелме?
Газета сайтында "Кышкы каникуллар"га бәйле рәвештә, "Кышкы озын ялларны кирәк саныйсызмы?" исеме астында сораштыру уздырган идек. Нәтиҗәләр көтелмәгәнчәрәк булып чыкты.
"Кышкы яллар артык күп, аларның бер өлешен май аена күчерергә кирәк", - фикерен әйтүчеләр бик күп кебек иде. Юк икән, сораштырылучылардан нибары бер кеше шундый фикердә... анысы да мин үзем. Күпчелек: "Әлбәттә кирәк", дигән. Саннарга килсәк, барысы 23 кеше, бу респондентларның 82,1 проценты шулай дип саный. Дөрестән дә, зур күпчелек отпуск ялын җәй көне ала, бер атнага сузылган каникуллар чорында кышын да рәхәтләнеп ял итә. Сәбәбе шул күрәсең.
4 кеше, ә бу 14,3 процент кеше: "Яллар комачау итми инде", - дигән. Шунысы кызык, сораштырылучыларның берсе генә дә "Кышкы каникуллар"ны "Артык күп" дип санамый.
Менә шундый саннар. Ә сайтыбызда 7 пар игезәкләр өчен тавыш бирү башланды. Ашыгыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев