Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Оператив штаб җитәкчесе Айрат Каюмов: "Әтнә районында обстановка тыныч, тик саклану кирәк"

Соңгы вакытта коронавирус турында күп яздык. Язып торабыз, халык соравына җавапларны районда эшләүче оператив штаб белән бергәләп хәл итәбез. Җитәкчеләрнең халык фикерләрен өйрәнүләре, халык тормышын кайгыртулары куанычлы хәл.

Бүгенге көндә райондагы обстановканы оператив штаб җитәкчесе ничек бәяли,  тикшерү - рейдлар ни күрсәтә?

Халыкка әйтәсе сүзегез юкмы, дип мөрәҗәгать иттем Әтнә районындагы оператив штаб җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмовка.

- Аллаһка шөкер, Әтнә районында әлеге вакытта обстановка тыныч. Халык үз-үзеңне изоляцияләү таләпләрен аңлап кабул итте. Беренче көннәрдә генә азрак рөхсәт кәгазьләре белән аңлашылмаучылык булды.  Бүгенге көндә барысы да ничек тиеш, шулай йөри. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үз эшләренә бик җитди карый. Карантинда утыручы 5 кеше дә ситуацияне аңлап, өендә утыра. Халык җитәрлек дәрәҗәдә кисәтелү нәтиҗәсе бу.  Район кибетләрендә ашамлыклар җитәрлек. Беткәне кайтып тора.  Ашарга җитә. Районыбыз басуларында эшләүчеләр дә саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Район халкы килеп туган хәлне аңлап,  сакланганга күрә, бүгенге көндә Әтнәдә коронавирус юк. Тик тынычланырга иртәрәк.  Барлык кеше маскадан йөрергә, перчатка кияргә тиеш. Аз гына читенлеге булса да, бу саклану чарасы, - дип, халыкка үтенечен дә, хөрмәтен дә җиткерде оператив штаб җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов.

Игътибар итәсездер, саклану чараларын үтәгәнгә күрә соңгы вакытта ОРЗ, ОРВИ белән авыручылар саны да кимеде. 

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев