Сабантуй-2021
Кайда, кайчан уза, кемнәр килә?
Авыл Сабантуйлары графигы билгеле.
Югары Сәрдә – 11 июнь, 17.00 сәгатьтә уза. Бирегә махсус кунаклар буларак Казан филармония артистлары киләчәк.
Дусым – 12 июнь көнне 18.00 сәгатьтә уза. Биредә Альбина Апанаева чыгыш ясаячак.
Югары Көек – 12 июнь көнне 17.00 сәгатьтә уза. Биредә Салават Яруллин, Регина Рашатова, Эдуард Данилов, Ләйсән Усманова чыгыш ясый.
Түбән Көек – 13 июнь көнне 9.30 сәгатьтә уза. Биредә «Арча Шамкае» – Марат Газизов, Алмаз Рәхимов, Айрат Кәримуллин чыгыш ясарга тиеш.
Күәм – 13 июньдә 10.00 сәгатьтә елдагы урынында уза. Артистлардан Рамил Шәрәпов, Винарис Ильегет, Айгөл Рәхимова, Рәфинә Ганиуллина, Рәзил Камалов килүе көтелә.
Бәрәскә Сабантуе елдагы урынында – 13 июнь көнне сәгать 10.00дә узар дип планлаштырыла. Бәйрәмгә кунак итеп Ришат Фазлыйәхмәтов чакырулы.
Күлле Киме – 13 июнь көнне сәгать 10.00дә уза. Бәйрәмдә якташыбыз Алсу Хәбибуллина һәм Сиринә Зәйнетдинова чыгыш ясыйлар. Иске Өҗем Сабан туе да елдагыча, Ташчишмә белән ике арада үтә. 13 июнь көнне 10.00 сәгатьтә уза. Үз төркеме белән Илшат Сафин катнаша.
Комыргуҗа – 13 июнь көнне 10.00 сәгатьтә башланачак. Биредә Зинира һәм Ризат Рамазановлар чыгыш ясаячак.
Олы Мәңгәр – 13 июнь көнне 10.00 сәгатьтә уза. Биредә Зөлфәт Зиннуров, Алия Исрафилова һәм аларның иҗатташ дуслары чыгыш ясаячак.
Яңа Шашы – 13 июнь көнне, 11.00 сәгатьтә уза. Илсөя Бәдретдинова килер дип көтелә.
Ары Сабантуе 13 июнь көнне 18.00 сәгатьтә уза. Бирегә Нәфкать Нигъмәтуллин кайта. * Мәгълүматлар авыл җирлекләреннән җыйналды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев