Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Санитар-экологик икеайлык башланды

Татарстан халкын ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын тәртипкә китерергә чакырдылар. 1 апрельдә, Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әйтте, дип хәбәр итте Татарстан...

Татарстан халкын ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын тәртипкә китерергә чакырдылар.

1 апрельдә, Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Александр Шадриков сүзләренчә, икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнарына үз вәкаләтләре кысаларында закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәк.

Закон бозуларны ачыклау максатында авиаочышлар ярдәмендә карауны оештыру, тимер юл һәм аның янындагы территорияләрне карап әйләнү, халык белән актив эш алып бару планлаштырыла.

Шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Александр Шадриков ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын, гражданнарның күпләп ял итү урыннарын тәртипкә китерүне тәэмин итәргә чакырды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев