Әтнә - Дөбьяз - Каменка юлында булган юл һәлакәтендә ике машинага да зыян килгән
Соңгы көннәрдә һава шартлары начарланып китте. Бу, билгеле, юлларда да чагылмый калмый. Урыны- урыны белән булган кар көртләре, яннан исүче көчле җил - игътибарыңны азга гына югалтсаң да, нәтиҗәсе аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шуның өстенә тиешледән артыграк тизлек тә өстәлсәме? Һәлакәт килеп чыгасын көт тә тор. Кара- каршы килүче Лада Гранта...
Соңгы көннәрдә һава шартлары начарланып китте. Бу, билгеле, юлларда да чагылмый калмый. Урыны- урыны белән булган кар көртләре, яннан исүче көчле җил - игътибарыңны азга гына югалтсаң да, нәтиҗәсе аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шуның өстенә тиешледән артыграк тизлек тә өстәлсәме? Һәлакәт килеп чыгасын көт тә тор. Кара- каршы килүче Лада Гранта һәм КИА машиналары арасында килеп чыккан юл һәлакәтенә дә әнә шулар сәбәпче. машиналарның икесенә дә техник зыян килгән. Шулай ук тән җәрәхәтләре алучылар да бар. Алары - хастаханәгә озатылган. Бу эш буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев