Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә халкы ник егыла?

Каршыга килүче ханым яңа тимераякка баскан кеше кебек айкала-чайкала торгач, чалгы белән чапкан яшь үлән кебек җиргә ауды.

Шугалак түгел, Олы Әтнәнең үзәк урамындагы тротуар бу!
Башка урамнар турында әйтеп-сөйләп тору да урынсыз. Урамда кемнән генә сорама: “Ник мондый икән авыл урамнары?” – дип сукраналар. Чөнки югарыда телгә алган ханым кебек таеп егылучылар шактый күп булды бу көннәрдә. Тротуар димәсәң хәтере калыр, дөресрәге, транспорт йөри торган юлга таба авыш шугалак ул. Хәер, транспорт юлыннан да барырлык түгел – анда да тайгак!
Кем гаепле? Бу шугалак кайчан бетәр? Яз җитүне көтәрбез микәнни? Шушы сораулар белән биредә урнашкан сәүдә үзәкләренә мөрәҗәгать иттек. Шул сәбәпле бу сорау белән “Пятерочка”, “Магнит” сәүдә үзәкләренә мөрәҗәгать иттек. Тик татар халкының “Эт – эткә, эт – койрыкка”, мәкале чагылышын күреп аптырадык. “Пятерочка” директоры: “Тротуар да безнең территория санала, безнең турыда ул, чагыштырмача, яхшы халәттә бит”, – дип акланды. Ә менә “Магнит” сәүдә үзәге директоры: “Тротуар безгә кагылмый. Алай да олы юлны җыештыргач тротуарга сибелгән карны без җыештырабыз”, – дип җавап бирде.
Озак эзли торгач, мәсьәлә чишелешкә таба йөз борды: Олы Әтнә авыл җирлегенә мөрәҗәгать иттек.
– Үзегез беләсез, үзәк урамнар буйлап сәүдә үзәкләре тезелеп киткән. Шуңа күрә, клиентларының куркынычсыз хәрәкәтләнәве өчен, беренче чиратта, алар җаваплы. Әлбәттә, без дә җаваплылыкны үз өстебездән төшермибез. Мондый суык вакытта ком сибү дә, тоз сибү дә тиешле нәтиҗә бирмәячәк. Берничә көннән бераз җылыта, диләр. Шул вакытта тротуардагы гына түгел, урамдагы каткан кар да, мондый шугалаклар да калмаячак. Җыештырабыз, – дип вәгъдә бирде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов.
Берничә көннән тротуарлар шугалак булудан туктарлар дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев