Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә кызы Динә Сәгыйтова - WorldSkills җиңүчесе

Казан шәһәрендә узган ( бәяләүчеләр Казанга килделәр) "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia – 2018)  VI  илкүләм   чемпионатында туризм өлкәсендә экскурсион хезмәт күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча Динә Сәгыйтова Татарстан данын Россия күләмендә яклап, 543 балл туплап,  беренче булды. Бу юлы инде Россия күләмендә җиңү яулады Динә!

  Хәтерләсәгез февраль аенда нәкъ тә менә шулай дип, Казан Инновация университетының туризм һәм сервис факультеты студенты - Әтнә кызы Динә Сәгыйтова Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында туризм өлкәсендә экскурсион хезмәт күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча җиңү яулады. Динә тиздән Татарстан данын Мәскәүдә яклаячак, дип язган идек.

   20 майдан 22 майга кадәр Казан шәһәрендә узган ( бәяләүчеләр Казанга килделәр) "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia – 2018)  VI  илкүләм   чемпионатында туризм өлкәсендә экскурсион хезмәт күрсәтүне оештыру компетенциясе буенча Динә Сәгыйтова Татарстан данын Россия күләмендә яклап, 543 балл туплап,  беренче булды. Бу юлы инде Россия күләмендә җиңү яулады Динә!

Котлыйбыз һәм куанабыз. Яңадан -яңа җиңүләр насыйп булсын, Динә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев