Әтнә уртасында...чүп полигоны
Бу галәмәтләрне күреп шаккатырлык.
Райондашлар, ничә атналар буе һаман шул чүпне сөйлибез. Бүген Комсомол урамын күреп сүзсез калдык - агачларга кадәр шунда сузып салганнар, аларны бит мунчага ягып була. Ә Марсель Сәлимҗанов урамындагы чүп бөтен урам буйлап таралып, очып йөри. Димәк алдан ук чыгарып куйганнар да, урам этләре, сукбай песиләр һәм ачы җил үз эшен эшләгән-чүп чар бөтен урамга таралган.
Җәмәгать, чәршәмбе генә чүпне җыеп киттеләр бит ә бүген җомга гына әле, ләкин урамнар чүп-чар белән тулган.
Әзерәк булса да кешелекле булыгыз инде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев