Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә 17 кеше табиблар күзәтүе астында тора

16 апрельгә Россиядә 27 938 кеше коронавирус белән авырый. Узган тәүлектә 3448 кеше әлеге чирне йоктырган. Барысы 232 кеше үлгән.

Татарстанда  авыручылар саны йөздән артты. Узган тәүлектә генә 16 кеше коронавирус йоктырган. 6 авыру госпитальгә салынган.  10 кеше  өйдә дәвалана.

Районда бүгенге көндә Россия төбәкләреннән кайткан 17 кеше  табиблар күзәтүе астында тора.

- Ике кешенең  вакыты чыкты, үзләре сәламәт. Аларны учеттан төшердем.  Тагын ике кешенең анализлары әйбәт булып кайтты. 10 кешедән алынган анализларның нәтиҗәсен көтәбез, - диде район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Саклану чараларын барыбыз да белә хәзер, иң мөһимнәре: кулларны кат-кат сабынлап юабыз, кеше янына барганда, кибеткә чыкканда маска, перчатка киябез. Дистанция саклап кына йөрибез. Кайткач кабат юынабыз. Өйдә утырабыз.

Авырмыйк, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев