Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә коронавирус юк. 15 кеше - табиблар күзәтүендә.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус авыруын 50 кеше йоктырган. Бу хакта ТР оператив штабы хәбәр итә. Россиядә бу сан -5 642. 456 кеше вафат.

Аллаһка шөкер, Әтнә районында бу зәхмәтле чир әле юк. Бу - барыбызның да тырышлыгы. саклануы нәтиҗәсе. Шулай дәвам итик.

- Бүгенге көндә Әтнә район үзәк хастаханәсе табиблары күзәтүендә 15 кеше исәптә тора. 3 кешене учеттан төшердек. Анализлары әйбәт, - дип хәбәр итте баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

- Узган атна дәвамында 22 кеше ОРЗ белән теркәлде. 4 се - балалар. аклану бик кирәк, - ди табиб-эпидемиолог Азат Гыймадиев. 

 Узган тәүлектә авырту йоктырган 10 кеше хастаханәгә салынган. 40 кеше өендә дәвалана.

Казанда -11, Яр Чаллыда -16, Теләчедә -7, Чүпрәледә - 4, Әлмәт -2, СЧарман -3, Лаеш -2, Мамадыш -1, Тукай -1, Алексеевск -1, Кукмара- 1, Балтачта 1 очрак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев