Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр Алмаз белән хушлашты

Язмыштан узмыш юк, тәкъдир шулайдыр, уз теләге белән армиягә китеп бер ел хезмәт иткән, армия хезмәте тәмамлангач, контракт хезмәтендә калган акыллы, тәртипле, үз фикере булган, мөстәкыйльлеккә кече яшьтән өйрәнгән, кешелекле, кечелекле Күңгәр авылы егете Алмаз Гаяз улы Нәҗиповның гомере дә көтмәгәндә юл һәлакәтендә өзелде. - Күрәчәктер, шулай булмаса, ике ел...

Язмыштан узмыш юк, тәкъдир шулайдыр, уз теләге белән армиягә китеп бер ел хезмәт иткән, армия хезмәте тәмамлангач, контракт хезмәтендә калган акыллы, тәртипле, үз фикере булган, мөстәкыйльлеккә кече яшьтән өйрәнгән, кешелекле, кечелекле Күңгәр авылы егете Алмаз Гаяз улы Нәҗиповның гомере дә көтмәгәндә юл һәлакәтендә өзелде.

- Күрәчәктер, шулай булмаса, ике ел "плавание"дә йөрде, кайнар нокталарда булып, ут эченнән исән чыккан егетнең гомере юл һәлакәтендә өзелмәс иде... Ышана торган түгел, суда батмады, уттан исән чыкты, машина аласы килде. Алды менә... кем уйлаган хезмәт итәргә киткән җирдән автобуска бәрелеп гомере өзелер дип... - Алмазның әтисе Гаяз Нәҗипов авыр сулап дәвам итте. - Армиягә бик барасы килде. Киткәнче Казанда эшләде, сварщик белгечлеген алды. Эшкә урнашты. Акчасы да начар түгел иде. Юк, "Армиягә китәм, - диде.- Барам. Үләр өчен армиягә барасы юк, ишек алдында да кыйнап чыгып китәләр, күрәчәгең булса. Мин - армия кешесе..." дип, 2014 елда китте... Каршы килмәдем, максат итеп куйган икән барасы билгеле. Нык характерлы иде, үз сүзен итә белде. Кешелеклелеге, йомшаклыгы да бар иде. Мин ике улымны да кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәтеп үстердем. Ашаганда елап утырмадылар алар... Казанга да мәктәптә укыганда ук үзләрен генә чыгарып җибәрә идем, барып табып, сөйләшеп йөреп кайталар иде. Алмаз кебек энесе Илдус та үзе теләп, армиядә хезмәт итте."Барам барыбер",- диде анысы да. Туган җанлы булып үстеләр. Абыйсының документлары артыннан да энесе йөри... Үзем дә хезмәт иткән кеше мин, резервта. Аңлыйм барын да... бала да бик газиз...безгә сынауның зуры килде, нихәл итәсең..."

Нык булырга тырыша әти кеше.... Ил сакларга киткән улы белән горурлана да ул. Аңа карап сокланырлык. Кеше булган кеше һәрчак үзенең дәрәҗәсен саклап кала белә шул. Ил кайгысы, Ватанны саклау өстенрәк... Эчтән сызган ирнең, туганнарынын тыныч булырга тырышулары, өзгәләнүлэре дә бәгырьне телде...

Алмазның җәсәден дүшәмбе кич алып кайттылар, хәрби егет белән сишәмбе көн, буген хушлаштылар.

Туган җир туфрагы үзенең тагын бер яшь баласын үз кочагына алды. Авырлыкны үлчәргә сүзләр генә юк...

Урыны оҗмахта булсын Алмаз Гаяз улының.

Әти-әнисенә Аллаһы Тәгалә бу кайгыны кичерергә күркәм сабырлык бирсен. Кайгыгызны уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев