Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташыбыз Сибгать Хәкимнең туган көне

Якташыбыз күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Сибгат Хәким тууына 106 ел булды, дип хәбәр итәләр Әтнә Туган якны өйрәнү музее сайтында.

Сибгат Хәким 1911 елның 4 декабрендә Татарстанның Әтнә районы Күлле-Киме авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Казанга килеп Татрабфакка укырга керә, ә икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтына күчә. 1937 елда әлеге институтны тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә эшли. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июнь аенда армиягә алынып, Сибгат Хәким 1946 елның маена кадәр хәрби хезмәттә була. Сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек фронтта көрәшә. Армиядән кайткач, ул кабат "Совет әдәбияты" журналы редакциясенә эшкә урнаша, ә 1950 елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә. С. Хәким - халык иҗаты, халык җырлары һәм Тукай поэзиясе традицияләре җирлегендә яза башлаган шагыйрьләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре утызынчы еллар башында «Атака», «Совет әдәбияты» журналлары һәм «Кызыл яшьләр» газетасы битләрендә дөнья күрә, сугышка кадәр лирик шигырьләре тупланган «Беренче җырлар» исемле китабы һәм шигъри остазы Г. Тукайга багышланган «Пар ат» (1938-1939), «Шагыйрьнең бала чагы» (1940) исемле поэмалары басылып чыга. С. Хәким - дистәләгән җырлар авторы. «Юксыну» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Фазыл чишмәсе», «Таң атканда» (халык көйләре), «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (X. Вәлиуллин музыкасы), «Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә» (М. Мозаффаров музыкасы), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н. Җиһанов музыкасы), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Кем уйлаган» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Бер тауда ун чишмә» (Ә. Фәттах музыкасы) кебек җырлар халык арасында зур популярлык казандылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев