Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Язгы каникуллар" старт алды

17 - 30 мартта Татарстан Республикасында "Язгы каникуллар!" дип исемләнгән операция старт алды.

Исеменнән үк күренгәнчә, аның барышында балаларныэ юлда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар биреләчәк.

2021 Еелның 2 аенда республикада балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

4 бала һәлак булды, 63 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. 
Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл аварияләре мәктәп каникуллары чорында сизелерлек арта. Татарстан дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Бу аеруча каникуллар чорында мөһим, чөнки балалар күп вакытларын урамда, еш кына өлкәннәр озатуыннан башка уздыралар. Транспорт йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен, аеруча тизлек режимын төгәл үтәргә, ә уку йортлары, транспорт тукталышлары, сәүдә-күңел ачу комплекслары яныннан узганда бик сак булырга тиешләр. Чөнки юлга кинәт кенә балалар йөгереп чыгарга мөмкиннәр. 12 яшькә кадәрге балаларны махсус креслода гына йөртергә була. 

Юлларда сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев