Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы кыр эшләре старт алды

Бүген районның кайбер күмәк хуҗалыкларында күпъеллык үләннәрне тукландырырга басуга чыктылар.

Иртәнге сәгатьтән үк “Ленин” күмәк хуҗалыгында булдык. Эш барышы белән баш агроном Әнәс Хәйруллин таныштырды. Аллаһка тапшырып, башлап карадык. Монда безнең 108 гектар мәйданда күпъеллык үләннәр үсә. Бүген иртәнге сәгать 4 тә үк чыгып,112 гектарлы күпъеллыкларга ашлама керттек, -  дип каршылады ул.
Әлбәттә, хәзер язгы кыр эшләре башлануның төп билгесе - ашламаны як - якка сиптерүче “Томан” агрегаты. Басу буйлап зур тизлектә чабучы агрегат мон да да ерактан ук күзгә чалынды. “Томан”-3”не Олы Бәрәзә механизаторы Айзат Сәмигуллин “иярли”. Аның белән агрегатка ашлама төягән вакытта кыскача эңгәмә тотарга өлгердек.
Җир тигез кипкән, яхшы өлгергән.”Томан-3” басуда яхшы эшли, проблемалар юк. Дөресен әйтергә кирәк, “Томан - 3”тә әле беренче елымны гына эшлим. Ә гомумән алсак, күмәк хуҗалыкта инде бишенче елым, - ди ул. 

Тулырак газета битләреннән укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Язгы кыр эшләре старт алды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев